Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Алан авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.
Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату, халыкның кулланучылар белемен арттыру, гражданнарга кулланучылар хокукларын дәүләт һәм иҗтимагый яклауның мөһим механизмнары турында мәгълүмат җиткерү иде. Чара ахырында кулланучы өчен мәгълүмат һәм территориаль орган реквизитлары язылган буклетлар таратылды.