«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе белгечләре өчен укулар үткәрү турында

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече 2022 елның 18 маенда, «Бердәм Россия» партиясенең Кукмара муниципаль районы җирле бүлекчәсендә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләр буенча башкарма комитет белгечләре өчен семинар үткәрде.

Чарада катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре һәм 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы РФ Хөкүмәте Карары нигезендә аңлатмалар бирелде. Барлык катнашучыларга да «Вестник потребителя Татарстана» газетасы нөсхәләре, кулланучылар өчен белешмәлекләр өләшенде.

Чарада катнашучылар танып-белү чарасы оештырган өчен зур рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International