Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгече Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Красный Бор авылындагы «Красный Бор имәнлеге» социаль ярдәм үзәге ял итүчеләре белән очрашты.
Очрашу барышында белгеч ял итүчеләрне «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату кагыйдәләре белән таныштырды. Товарда җитешсезлекләр табылганда кулланучылар белән конфликтлы ситуацияләрне карау һәм аларны хәл итү мәсьәләләре кузгатылды. Очрашу ахырында барлык катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән мәгълүмати буклетлар таратылды.
Кулланучылар белемен арттыру, законнар нигезендә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибен аңлату – ял итүчеләр белән очрашуның төп максаты иде.