2022 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Арча районы Түбән Мәтәскә авылы китапханәсендә өлкән яшьтәге гражданнар өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча чара үткәрде.
Чара барышында тиешле сыйфаттагы товарлар (кием, аяк киеме һәм бизәәү материаллары), сезонлы товарлар таләпләрен күрсәтү сроклары, тиешле сыйфатта финанс хезмәте күрсәтү, яраклылык вакыты чыккан азык-төлек товарлары турында мәсьәләләр каралды. Кулланучыларга азык-төлек товарларын сатуга куела торган закон таләпләре, кулланучылар базарын җайга сала торган норматив актлар турында мәгълүмат җиткерелде.
Күчмә чара барышында товарларда (эшләрдә, хезмәт күрсәтүләрдә) җитешсезлекләр ачыкланганда финанс хезмәтләре, элемтә хезмәтләре һәм кулланучылар хокуклары турында белешмәлекләр таратылды. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге товардагы кимчелекне ачыклаганда яки башкарылган эштә (күрсәтелгән хезмәттә) җитешсезлекләрне ачыклаганда проблемаларны хәл итү өчен мәгълүматтан файдаланырга тәкъдим итә. Кулланучылар базарында еш очрый торган хәлләр конкрет мисалларда күрсәтелә.