Россиянең төрле җитештерүчеләренең һәм хәтта Белорусиянең бер җитештерүчесенең майлылыгы - 72,5% булган 12 атланмай һәм 5% майлылыктагы эремчек үрнәген дегустация комиссиясе әгъзалары исе, төсе һәм тәме буенча сынап карады.
Дегустациядә катнашу өчен иң популяр продукция төрләре сатып алынды, аларның гомуми өлеше республика базарында 70% тан артык тәшкил итә. Базарда Татарстан җитештерүчеләре өстенлек итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау программасын гамәлгә ашыру кысаларында аккредитацияләнгән лабораторияләрдә оештырылган сыйфат һәм куркынычсызлык сынаулары 80 атланмай, шулай ук республика территориясендә сатыла торган 30 төрдәге эремчекне тикшерү белән колачланган.
Кызганычка каршы, тикшерелгән барлык үрнәкләрнең дә сынауларны лаеклы үтмәве турында хәбәр итәбез. Тикшеренүләр нәтиҗәләре күрсәткәнчә, сөт продуктларыннан атланмай, эремчек, сыр, каймак фальсификацияләнә.
Үрнәкләрдә мәҗбүри закон таләпләрен бозу очраклары ачыкланды. Аерым алганда, алар составны үсемлек майлары белән алыштыру, бактерияләр һәм микробиологик күрсәткечләр, күгәрек, чүпрә, шулай ук кулланучы өчен дөрес мәгълүмат белән маркировканың булмавына кагылышлы иде.
Әйтергә кирәк, сөт фальсификаты Татарстанга Мәскәү, Самара, Түбән Новгород, Свердловск өлкәләреннән килә.
Кулланучылар дегустациясен үткәрүнең максаты - сатып алынган май һәм эремчек үрнәкләренең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын бәяләү, аларның иң яхшы атамаларын ачыклау, алынган нәтиҗәләр турында кулланучыларга җиткерү, шулай ук халыкны сыйфатлы һәм куркынычсыз продукция белән тәэмин итүдәге проблемаларны билгеләү.
Чарада профессиональ экспертлар, күзәтчелек органнары, җитештерүче предприятиеләр, сәүдә челтәрләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Дегустация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре таблицаларда.
Атланмайны дегустацияләү нәтиҗәләре
Урын |
Үрнәкнең атамасы |
җитештерүче |
Бәясе |
Уртача бәяләү баллы |
1 |
2 |
3 |
4 |
5 |
1 |
"Крестьянское" мае м.д.ж. 72,5%, ТМ "Вкусняев" |
ОАО "Алабуга Сөте", РТ, Алабуга районы, Алабуга ш., Казанская ур., 104 |
200.40 |
9.11 |
2 |
"Крестьянское" мае м.д.ж. 72,5% ТМ "Очень важная корова" |
"Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты комбинаты" АҖ, Россия, Татарстан Республикасы, Яшел Үзән ш., К.Маркс ур., 48. Җитештерүче адресы: РТ, Чистай ш., Курченко ур., 2 |
197.70 |
8.99 |
3 |
"Крестьянское" мае, югары сорт, м.д.ж. 72,5% , ТМ "Азбука сыра" |
"Азбука сыра" ҖЧҖ, юр.адрес: 422191, РТ, Мамадыш ш., Давыдов ур., д.155, к.15. |
184.90 |
8.40 |
4 |
Крестьянское мае м.д.ж. 72,5%, югары сорт, ТМ "Вамин" |
"АРЧА" ҖЧҖ, юр.адрес һәм җитештерүче адресы: Татарстан Республикасы, Арча, Вокзальная ур., д.1 |
183.60 |
8.35 |
5 |
Крестьянское мае, югары сорт м.д.ж. 72.5%, ТМ "Милково" |
"Ува молоко" ҖЧҖ 426049, Россия, Удмурт Республикасы, Ижевск ш., Гагарин ур., 46 |
176.70 |
8.03 |
6 |
"Крестьянское" мае с м.д.ж. 72,5 % ,ТМ "Ульянка" |
"Верхнедвинский маслосырзавод" ААҖ, Беларусь Республикасы, Витебск өлкәсе, Верхнедвинский районы, Янино авылы, Партизанская ур., 1 |
173.20 |
7.87 |
7 |
"Крестьянское" мае м.д.ж. 72,5 % ,ТМ "Бэрэкэтле", "Хәләл" |
"Касымовский" сөт комбинаты ҖЧҖ, Россия, Татарстан Республикасы, Биектай районы, Калинино авылы, Березовая ур., 1 А |
171.00 |
7.77 |
8 |
"Крестьянское" мае, м.д.ж. 72,5%, ТМ "Алексеевское" |
"Алексеевск сөт заводы" ҖЧҖ, 422900, Россия, Татарстан Республикасы, Алексеевское штб, Космонавтов ур., 22, офис 1 |
165.20 |
7.51 |
9 |
Крестьянское мае м.д.ж. 72,5%, югары сорт, ТМ "АМК" |
"Әлмәт сөт комбинаты” ҖЧҖ, 423458, Россия, Татарстан Республикасы, Әлмәт ш., Риза Фәхретдин ур., д.36а, 1.
|
161.10 |
7.32 |
10 |
"Крестьянское" мае м.д.ж. 72,5% ТМ "Варвара Краса" |
Милком ААҖ 426039, РФ, Удмурт Республикасы, Ижевск ш., Воткинское шоссесы, 178, җитештерүче адресы: Удмурт Республикасы,Кезский районы, Кез б., Механизаторлар ур., 2 |
148.90 |
6.77 |
11 |
"Крестьянское" мае м.д.ж. 72,5% ТМ "Молочная мозайка" |
"Лав продукт"ҖЧҖ, юр.адресы: Россия, Мәскәү өлкәсе, Химки ш., Рабочая ур., 2, җитештерүче адресы: Мәскәү өлкәсе, Раменский районы, Софьинское авыл җирлеге, Тимонино авылы |
115.00 |
5.23 |
12 |
"Крестьянское" мае м.д.ж. 72,5%, югары сорт |
ШЭ Афанасьев Александр Васильевич, юр.адресы: 620082, Россия, Свердловск өлкәсе, Екатеринбург ш., Варшавская ур., 2, кв. 30. Җитештерүче дресы: 620039, Россия, Свердловск өлкәсе, Екатеринбург ш., Самолетная ур., д.55 |
107.00 |
4.86 |
Эремчек дегустациясе нәтиҗәләре
урын |
Үрнәкнең атамасы |
җитештерүче |
Бәясе |
Уртача бәяләү баллы |
1 |
2 |
3 |
4 |
5 |
1 |
Эремчек м.д.ж. 5 % ТМ "Агросила" "Хәләл" |
"Агросила-Молоко" ҖЧҖ, 423800, РФ, РТ, Яр Чаллы ш., Мус Җәлил пр., д.29/2 офис 411, җитештерүче адресы: 423800, РФ, РТ, Яр Чаллы ш., Әлмәт тракты, 26 |
196.9 |
8.95 |
2 |
Эремчек мдж. 5%, ТМ "Очень важная корова" |
"Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты" АҖ, Россия, Татарстан Республикасы, Яшел Үзән ш., К.Маркс ур., 48. Җитештерүче адресы: РТ, Чистай ш., Курченко ур., 2 |
195.5 |
8.89 |
3 |
Эремчек м.д.ж. 5% ТМ "Вкусняево" |
"Алабуга Сөте" ААҖ, Татарстан Республикасы, Алабуга районы, Алабуга ш., Казанская ур., 104 |
194.2 |
8.83 |
4 |
Эремчек м.д.ж. 5 % ТМ "Село домашкино" |
"Вита плюс" ҖЧҖ Россия, Ульяновск өлкәсе, Кузоватов районы, Кузоватово б., Советская ур.,1 |
190 |
8.64 |
5 |
Эремчек м.д.ж. 5% ТМ "Село зеленое" |
Милком ААҖ 426039, РФ, Удмурт Республикасы, Ижевск ш., Воткинское шоссесы, 178, җитештерүче адресы: Удмурт Республикасы, Глазов ш., Драгунов ур., 51, "Глазов-молоко" җитештерү мәйданчыгы |
177.7 |
8.08 |
6 |
Эремчек м.д.ж. 5%, ТМ "Свой" |
КФХ Муллагалиев А.Р., җитештерүче адресы: Россия, Татарстан Республикасы, Питрәч районы, Питрәч авылы, Вишневая ур., 6а |
173 |
7.86 |
7 |
Эремчек м.д.ж. 5%, ТМ "Бәрәкәтле" |
"Касымовский" сөт комбинаты ҖЧҖ , Россия, Татарстан Республикасы, Биектау районы, Калинино авылы, Березовая ур., 1 А |
152 |
7.24 |
8 |
Эремчек м.д.ж. 5% ТМ "Сытый кот" |
"Заснеженная Русь" ҖЧҖ, юр.адрес һәм җитештерүче адресы: Россия, Түбән Новгород өлкәсе, Кстовский районы, Ждановскийб., Магистральная ур., 9б |
136 |
6.18 |