Кибеттәге күргәзмә-презентация сатып алучыларның игътибарын җәлеп итү, яңа продуктны күрү һәм бәяләү, шулай ук үзебез җитештергән продукцияне алга этәрү һәм товар җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында турыдан-туры элемтәләр урнаштыру өчен нәтиҗәле ысулларның берсе булып санала.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Уңыш» сәүдә объектында продукциягә күргәзмә-презентациясен оештыруда катнашты. Презентациядә пирогларның, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләренең киң ассортименты тәкъдим ителде. Белгечләр тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау төшенчәсенә нигезләр бирелде, товарлар һәм җитештерүче турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат тапшырылырга тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәве нинди документлар белән раслануына аерым игътибар бирелде. Чара ахырында мәгълүмати буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.