Арча муниципаль районы Иҗтимагый советы утырышында катнашу турында

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

2022 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Арча районы хакимиятенең кече залында узган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Иҗтимагый советы утырышында катнашты. Утырышның көн тәртибендә даруханә учреждениеләрендә бәя хасил итү, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре, шулай ук «Уңайлы мохит» программасын тормышка ашыру турында мәгълүматлар буенча фикер алыштылар.

Утырышта катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең функцияләре һәм бурычлары турында мәгълүмат җиткерелде. Дару препаратлары һәм медицина әйберләре белән сату өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау турында тулы мәгълүмат бирелде. Товарларны һәм хезмәтләрне (эш) тиешле сыйфатта кире кайтару һәм алыштыру, кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары, товарларга экспертиза үткәрү сроклары турында мәсьәләләр каралды һәм территориаль орган практикасыннан мисаллар китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International