Кулланучы әлифбасы: кием биркасын кисеп ташларга ашыкмагыз

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына Әтнә районыннан кулланучы түбәндәге сорау белән мөрәҗәгать итте:

- Кибеттә футболка сатып алдым, бирка һәм ярлыгын кисеп ташладым. Тик футболканы киеп карагач, үлчәме белән ялгышуымны аңладым. Мин аны кире кайтара аламмы?

Сорауга белгеч аңлатма бирде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 25 статьясындагы 1 пункты нигезендә, кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны, күрсәтелгән товар формасы, габаритлары, фасоны, төсе, күләме яки комплектациясе буенча туры килмәсә, сатып алынган сатучыдан шундый ук товарга алмаштырырга хокуклы. Кулланучы, аны сатып алу көнен санамыйча, ундүрт көн дәвамында азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны алмаштырырга хокуклы. Азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны тиешенчә алмаштыру үткәрелә, әгәр күрсәтелгән товар кулланылышта булмаса, аның товар төре, куллану үзлекләре, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланса, шулай ук товар чегы яки касса чегы яисә күрсәтелгән товарга түләүне раслаучы башка документ булса.

Кулланучылар хокукларын яклау турында Закон сатып алучыга 14 көн эчендә кибеткә сыйфатлы товарны кире кайтарырга һәм аның өчен түләнгән акчаны таләп итәргә рөхсәт итә. Шул ук вакытта кире кайтарыла торган әйбернең товар төре сакланган булырга тиеш. Димәк, анда барлык завод ярлыклары, биркалар, һ.б. булырга тиеш. Үз продукциясе турында мәгълүмат урнаштыруга җаваплы караган җитештерүче шулай ук товарның үз сыйфаты турында да кайгыртачак. Кием, трикотаж, баш киемнәре, эчке кием һәм башка тегү стандартлары - бу ГОСТ 10581-91. Товарны маркировкалау күләме турында мәгълүмат булырга тиеш. Әгәр дә сатып алучы мондый ярлыклар, биркаларны юк итә икән, кибет сыйфатлы әйберне кабул итәргә һәм аның өчен акчаны кире кайтарырга тиеш түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International