Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә авылында урнашкан ШЭ Габдрахманова Г.М. сәүдә объектында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Зөһрә Гыйльметдинова кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сатучылар өчен белем бирү семинары үткәрде.
Чарада катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат җиткерелде. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының, «сәүдә Кагыйдәләре»нең Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган төп нигезләмәләре аңлатылды.
Кулланучыларга сатучы турында тулы мәгълүмат бирү, кулланучылар өчен мәгълүмат почмагын рәсмиләштерү, продуктларның яраклылык срокларын, саклауның температура режимын үтәүне катгый контрольдә тоту, сатыла торган товарларга бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыру зарурлыгына игътибар юнәлтелде.