07.06.22 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Геннадий Шишков Биектау муниципаль районының кайбер сәүдә объектларында кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрде.
Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, товарларны ваклап сату-алу шартнамәсе буенча 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы кагыйдәләр һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.
Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында, претензияләрне карап тикшерү тәртибе һәм сроклары турында кирәкле мәгълүмат булу-булмавы турында таләпләр аңлатылды.
Барлык мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде, шулай ук сатучыларга эштә кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын, ягъни судка кадәр тәртиптә кулланырга киңәш ителде.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында «2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарының аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору турында» 2022 елның 6 июнендәге 526 номерлы карары турында мәгълүмат җиткерелде.