Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Минзәлә шәһәренең сәүдә объектларына барып кайтты. Сәфәрнең максаты - кулланучылар базары мәсьәләләре буенча төрле юнәлештәге мониторинглар һәм профилактик эшләр үткәрү. Белгечләр шәһәрнең 7 сәүдә объектын колачлады.
Бүлек хезмәткәрләре «Магнит» һәм «Пятерочка» федераль челтәрләре кибетләрендә 188 төр продукция буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы «Татарстан Республикасы дәүләт муниципаль оешмалары сатып ала торган азык-төлек товарларына максималь бәяләрне формалаштыру турында»гы карары нигезендә бәяләр мониторингы үткәрде. Моннан тыш, социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының 24 төре буенча бәяләр мониторингы үткәрелде. Әлеге мониторинг үткәрүнең максаты - азык-төлек товарларына бәяләрнең торышын өйрәнү һәм үзгәрешен анализлау. Мониторинг нәтиҗәләре Татарстан Республикасының махсус оештырылган Ситуацион Үзәгендә туплана.
Белгечләр шулай ук «АБ ИнБев Эфес» АҖ, «Болгарпиво» ААҖ һәм «Белый кремль» сыра кайнату заводы җитештергән продукциянең тәкъдим ителгәнлеген дә өйрәнделәр. Аерым игътибар ассортиментка һәм минималь ваклап сату бәясен үтәүгә юнәлтелде.
Мониторинг барышында кибетләрдә кибет җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән консультация эшләре алып барылды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законының төп маддәләре аңлатылды. Белгечләр кулланучылар базары өлкәсендәге сорауларга квалификацияле җаваплар бирделәр. Яр Чаллы территориаль органы белгечләре ведомство карамагындагы районнарга мондый күчмә чараларны даими рәвештә гамәлгә ашыралар.