Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Чытырчы авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты белән берлектә, кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату максатыннан чыгып, гражданнарны күчмә кабул итү һәм Башкарма комитет белгечләре өчен семинар-укулар үткәрде.
Чара барышында Башкарма комитет белгечләренә һәм авыл халкына Татарстан Республикасы кулланучылар базарында дәүләт алкоголь инспекциясенең эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар аңлатылды. Кулланучылар мәнфәгатьләрен яклау Татарстан Республикасы Конституциясенең 51 статьясында беркетелгән: «Татарстан Республикасы кулланучы мәнфәгатьләрен яклый һәм аның хокукларын яклау буенча иҗтимагый эшчәнлекне хуплый. Кулланучылар товар җитештерүчеләрнең, хезмәт күрсәтүчеләрнең китергән зыянын билгеләнгән тәртиптә түләттерергә хокуклы».
Чара ахырында Башкарма комитет хезмәткәрләренә һәм гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды.