Гражданнар консультация пунктына мөрәҗәгать иттеләр

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

2022 елның 7 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Теләче районы филиалында консультация пунктында кабул итте. Аның барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре, ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре, тиешле сыйфатта булмаган товарлар сатып алганда барлыкка килгән конфликтлы ситуацияләрне хәл итү тәртибе, техник яктан катлаулы товарлар сату үзенчәлекләре аңлатылды. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар алдылар һәм мондый чараларның ешрак үткәрелүен теләделәр. Чарада катнашучыларның барысына да территориаль органнар контактлары тупланган  һәм «Кулланучыга белешмәлек» буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International