Көн саен тормыш эшчәнлеге процессында без кибетләрдән товарлар сатып алабыз, төрле хезмәтләр (медицина, торак-коммуналь, мәгариф һ.б.) белән файдаланабыз, эшләр башкару һәм нинди дә булса хезмәт күрсәтү буенча төрле килешүләр төзибез, ягъни без барыбыз да кулланучылар. Шуңа күрә үз хокукларыңны белү һәм алардан файдалана белү бик мөһим.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре әлеге максатларда даими рәвештә Казан шәһәренең һәм Татарстан Республикасының ведомство карамагындагы муниципаль районнарында сәүдә, белем бирү һәм мәдәни объектларда семинарлар үткәрә.
09.06.22 көнне мондый чаралар комплексы «Уңыш» сәүдә рәтләре хезмәткәрләре һәм килүчеләр өчен үткәрелде.
Анда «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре һәм 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр алды.
Шикаятьләрне һәм мөрәҗәгатьләрне карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында таләпләр аңлатылды.
Кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулар килеп туган очракта мөрәҗәгать итү өчен координатлар бирелде.