Инвалидлар оешмасында кулланучылар белеме буенча чара үткәрелде

2022 елның 10 июне, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы Чистай шәһәр оешмасында (ЧГО ТРОО ВОИ) кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча лекция оештырды.

Чара сорау – җавап форматында узды. Әңгәмә барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның киң спектры, шул исәптән финанс хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре дә киң колачланды.

Аерым алганда, җәмгыять әгъзаларына товарда җитешсезлекләрне ачыклаганда кулланучыларның хокуклары, товарның җитешсезлекләренә карата кулланучы тарафыннан таләпләр куелу сроклары, сыйфатсыз товарны алыштыру тәртибе, шулай ук башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләрен ачыклаганда кулланучыларның хокуклары аңлатылды.

Чара ахырында территориаль орган белгече тыңлаучыларга «Вестник потребителя Татарстана» газетасының буклетлары һәм номерларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International