Барлык көнкүреш техникасы да техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керми

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка С. сатучының гамәлләренә шикаять белән мөрәҗәгать итте: сатучы кулланучы таләпләрен үтәүдән баш тарта. 2021 елның маенда гражданка кибеттән ике контурлы «Protherm Ягуар» газ колонкасы сатып ала. Товарга гарантия срогы 24 ай тәшкил итә. Әмма 2022 елның июнь башында анда җитешсезлекләр ачыклана, ә нәкъ менә – җылылык алмашында су ага башлый. Товарда җитешсезлекләр гарантия срогы дәвамында килеп чыкканлыктан, сатып алучы кимчелекләре булган товарны яңасына алыштыруны таләп итә. Әмма сатучы товарны алыштырудан баш тарта, товарның техник яктан катлаулы булуына һәм сатып алганнан соң 15 көнлек срок узган, бары тик гарантия ремонты гына мөмкин булуына ишарәли.

Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законының 18 статьясына (алга таба – Закон) һәм «Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген раслау турында» 10.11.2011 елның 924 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карарына нигезләнеп аңлатма бирелде.

Ике контурлы казаннар катлаулы эчке җайланмаларга ия һәм югары технологияле дәрәҗәдә куллану функцияләрен башкара, әмма алар техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керми. Шуңа бәйле рәвештә, гарантия срогы дәвамында товарда җитешсезлекләр ачыкланганда, әгәр дә алар сатучы тарафыннан әйтелмәсә, кулланучы законның 18 статьясында каралган теләсә нинди таләпне, шул исәптән товарны алмаштыруны да күрсәтергә хокуклы.

Шулай итеп, сатучының гамәлләрендә законнарны бозу билгеләре күренә. Кулланучыга претензияне төзүдә ярдәм күрсәтелде һәм аны сатучыга тапшыру буенча киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International