Белемле кулланучы - дөрес гамәлләр

2022 елның 17 июне, җомга

2022 елның 16 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Арча шәһәренең мәдәният һәм ял паркында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация пункты оештырды. Әлеге чара кулланучының хокукый белеме дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Чара барышында ял итүчеләргә сыйфатсыз товар сатып алганда, тиешле сыйфатлы товарны алыштыру һәм кредитка сатып алынган товарны кире кайтару вакытында кулланучының гамәлләре алгоритмы аңлатылды.

Нәкъ менә кулланучының дөрес гамәлләре тәртибе күп очракларда вакытны кулдан ычкындырмаска, ялгышулар булдырмаска, хокукларны бозуны булдырмый калырга, дөрес карар табарга мөмкинлек бирә.

Чара территориаль органның контакт мәгълүматлары,кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белешмәлекләр, буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тарату белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International