Каникуллар алдыннан очрашу оештырылды

2022 елның 17 июне, җомга

Җәйге каникуллар алдыннан ял итүчеләрнең йомгаклау төркеме Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы хезмәт ветераннары өчен пансионатта ял итә.

Чираттагы очрашу биредә 2022 елның 15 июнендә үткәрелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре очрашуда ял итүчеләргә Рәсәй курортларына барганда тотып калына торган салым турында сөйләделәр.

«Кырым Республикасында, Алтай өлкәсендә, Краснодар краенда һәм Ставрополь краенда курорт инфраструктурасын үстерү буенча эксперимент үткәрү турында» 214 номерлы Федераль закон нигезендә, җыю суммасы эксперимент территориясенә кергән муниципаль берәмлекләр территорияләренең урнашу урыннарына, урнашу объектына, курортның әһәмиятенә бәйле.

Курорт салымыннан түбәндәге затлар  азат ителәләр:

- Советлар Союзы Герое, Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булган һәм Дан орденының тулы кавалеры булган затлар;

- Социалистик Хезмәт Герое яисә Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеменә лаек булган, яки өченче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән затлар;

- Бөек Ватан сугышында катнашучылар;

- сугыш хәрәкәтләре ветераннары;

- «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән затлар;

- Бөек Ватан сугышы чорында эшләгән затлар;

- сугыш инвалидлары;

- I һәм II төркем инвалидлар;

- аз керемле гаиләләр.

Шулай ук белгечләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номепрлы Россия Федерациясе Законының төп маддәләрен аңлаттылар. Ял итүчеләрнең сорауларына җаваплар бирделәр.

Анда бүлек белгечләре закон һәм закон актларының төп маддәләрен аңлаешлы итеп аңлаталар, бу – өлкән яшьтәге гражданнарга иртәгәсе көнгә ышанычлы булырга, кулланучылар буларак аларның хокукларын бозуга бәйле проблемаларны хәл итә белергә ярдәм итә.

Очрашу ахырында чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат белән буклетлар таратылды.

71-43-03 номеры буенча «Кайнар линия» телефонының эше белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International