Бүлмә үсемлекләрен сатып алучылар арасында кулланучылар белемен арттыру буенча семинар үткәрелде

2022 елның 17 июне, җомга

Бүлмә гөлләре күзләрне сөендерә, интерьер дизайнын бизи һәм фатирда һаваны чистарта. Тормышта бер генә тапкыр булса да үз торагына яшел дустын сатып алу турында уйламаган кеше табылмас, мөгаен.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече бүлмә үсемлекләрен сатып алучылар арасында кулланучыларның аң-белемнәрен арттыру өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләрен искә төшерү максатыннан семинар үткәрде.

Кулланучылар игътибарына Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга сала торган закон һәм норматив актлар турында төп мәгълүмат җиткерелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 елның 1025 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре.

Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар өчен товар чеклары бирү турында таләпләр аңлатылды.

Чара ахырында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә тематикалы буклетлар һәм территориаль орган реквизитлары белән визиткалар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International