20 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Наталья Платонова авыл торак пунктларына чыгып, бәяләр мониторингы үткәрү белән бер рәттән, Лениногорск муниципаль районының «Ивановка төп гомуми белем бирү мәктәбе» МББУның җәйге мәктәп яны лагерында укучылар өчен лекция үткәрде. Барлыгы 15 укучы катнашты. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе заказы буенча нәшер ителгән Кулланучылар хокукларын яклау буенча төрле тематикалы 100 дән артык буклет таратылды.