Балаларга кулланучылар хокуклары турында уеннар аша

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең 10 нчы урта мәктәбе базасында «Робинзон» мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар белән очрашты. Биредә 200 дән артык кеше ял итә, сәламәтлекләрен ныгыта һәм бу лагерьда белем ала. Биредә 20-25 кешелек берничә отряд оештырылган.

Белгечләр «Торнадо» һәм «Елмаю» исемле отрядлар белән очрашты.

Уен формасында балаларга «кулланучы», «товар», «хезмәт» төшенчәләре аңлатылды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның  32300-1 номерлы РФ Законы белән таныштырдылар, законның төп маддәләрен аңлаттылар.

Законның 25 ст. 1 п. нигезендә, сатып алучыга, формасы, күләме, төсе, фасоны, габаритлары яки комплектациясе буенча туры килмәгән очракта, сатып алу көнен санамыйча, 14 көн дәвамында азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны алмаштыру хокукы бирелә. Алмашу мөмкин, әмма тиешле шартлар үтәлгәндә, товарның кулланылышта булмавы, аның товар төре, куллану үзлекләре, пломбалар, фабрика ярлыклары сакланган булырга тиеш.

Законның 18 статьясында сыйфатсыз товар сатылган кулланучыларның хокуклары язылган. Кулланучы үз теләге белән түбәндәгеләрнең берсен таләп итәргә хокуклы:

- шул ук маркадагы товарга (шул ук модель һәм (яки) артикул) алыштыру;

- сатып алу бәясен яңадан исәпләү белән башка маркадагы (модель, артикул) товарга алыштыру;

- сатып алу бәясен киметү;

- товарның кимчелекләрен кичекмәстән юкка чыгару яисә кулланучы яисә өченче зат тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын түләү;

- сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә;

- сыйфатсыз товар сату нәтиҗәсендә китерелгән зыянны тулы күләмдә түләтергә.

Белгечләр балаларны азык-төлек товарларына яраклылык вакытын билгеләргә өйрәтте. Балалар бик теләп танып-белү уенында катнаштылар.

Белемле кулланучы булу, балаларны сыйфатлы продукт сайларга өйрәтү, аның яраклылык вакытын билгеләү - ял итүче балалар белән бу очрашуның төп максаты әнә шул иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International