Аяк киеме кибетендә семинар-укулар үткәрелде

2022 елның 24 июне, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәү мәсьәләләре буенча кулланучылар хокукларын бозуларны булдырмау һәм кисәтү максатыннан чыгып, шәхси эшмәкәр Ибраһимова Г. З. ның «Аяк киемнәре йорты» сәүдә объектында белем бирү семинары үткәрде.

Семинар барышында «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләрен, кулланучының аңа шундый ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны ремонтлау яки алыштыру чорында түләүсез бирү турында таләбе кагылмый торган озак вакытлы кулланылыштагы товарлар исемлеген һәм мондый товарны ремонтлау яки алыштыру чорында тиешле сыйфаттагы азык-төлек булмаган товарлар исемлеген, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормаларын раслау турында» 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы РФ Хөкүмәте Карарының төп моментлары аңлатылды.

Товарлар, җитештерүчеләр, шулай ук сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны алыштыру һәм кире кайтару, сатыла торган товарларга бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыру, аяк киеме продукциясен сату үзенчәлекләре, шулай ук кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасы турында кирәкле мәгълүматларга кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм территориаль орган реквизитлары белән визиткалар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International