Балалар өчен танып-белү сәгате үткәрелде

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Җәйге мәктәп яны лагере шартларында балаларның ялы шәхеснең буш вакытында мөстәкыйль тормыш эшчәнлеген оештыру күзлегеннән уникаль. Нәкъ менә мәктәп яны лагерында бала буш вакытларын файдалы эшләр белән тулыландыра. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» подпрограммасы кысаларында, Түбән Кама муниципаль районының 14 нче Лицей мәктәп яны лагерендә тәрбияләнүче балалар өчен, 19 нчы мәктәп укучылары белән берлектә, мәктәп стадионы территориясендә мәгълүмати танып-белү чарасы оештырдылар. Чара барышында балалар бүлекнең эшчәнлеге турында белделәр, кулланучылар хокукларын яклау буенча кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин, кулланучы кем ул, нинди хокукларга ия, дигән төшенчәләрне өйрәнделәр. Вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Барлык катнашучылар да очрашудан күңелле һәм файдалы хис-кичерешләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International