Күн авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде

2022 елның 28 июне, сишәмбе

2022 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Күн авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.

Товарлар һәм сатучы турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат тапшырылырга тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәве, ышанычлы үлчәү җиһазларының кирәклеге турында сөйләштеләр.

Күчмә кабул итү барышында сәүдә өлкәсендә, аерым алганда, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле хәлләрдә аларны хәл итү юллары турында да сүз барды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре нигезендә аңлатмалар бирелде. Чара барышында мәгълүмати буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

Шулай ук күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен дә семинар үткәрде.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча килгән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге законнар нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International