«2014-2025 елларга Татарстан Республикасы Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасы» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгече, 2012 елның 30 июнендә Әгерҗе ш., Вокзал урамында урнашкан «Пятерочка» кибете каршында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар тарату буенча акция үткәрде. Чараның максаты - халыкның кулланучылар грамоталылыгын арттыру.
Чарада катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар, шул исәптән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре, законнардагы үзгәрешләр аңлатылды.