Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Казан ЦУМ» сәүдә үзәгендә «Шик и Шарм» мода һәм авторлык коллекцияләре ярминкәсендә булдылар.
Универсаль күргәзмә-ярминкәдә дизайнер киемнәре һәм аяк киемнәре, ювелир эшләнмәләр һәм бизәнү әйберләре, интерьерның эксклюзив әйберләре, матурлык һәм сәламәтлек өчен товарлар, табигый азык-төлек продуктлары тәкъдим ителә.
Кизү тору барышында сатучыларга һәм сатып алучыларга куллану законнары нигезләре, претензияне бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару һ.б. аңлатылды, килеп туган мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат булган түләүсез басма продукция тәкъдим ителде.