Теләче урта мәктәбенең мәктәп яны лагерында хокукый белем дәресе үткәрелде

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

2022 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Теләче районы «Теләче урта мәктәбе» МББУның мәктәп яны лагерында ял итүче балалар белән очрашты. Тематик дәрес кысаларында бүлек хезмәткәре балаларны «кулланучы», «сатучы», «башкаручы», «яраклылык срогы», «товарның сыйфаты» төшенчәләре белән аңлаешлы итеп таныштырды. Кулланучыларның нинди хокуклары закон белән регламентланган булуы турында аңлатмалар бирелде. Дәрес ахырында барлык балаларга да төрле сораулар тупланган «Кулланучыга белешмәлек» буклетлары һәм территориаль органнар контактлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International