Әтнә районы КФҮнең консультация пунктында кабул итү уздырылды

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

2022 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Әтнә районы КФҮ дәүләт бюджет учреждениесенең филиалында консультация пунктында гражданнарны кабул итте.

Чара барышында кимчелекле товар сатып алган очракта кулланучыларның хокуклары, тиешле сыйфатлы товарны алыштыру, эшләрне башкару (хезмәтләр күрсәтү) срокларын бозу очрагында гамәлләр тәртибе һ. б. мәсьәләләр каралды.

Кабул итү барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча белешмәлекләр һәм территориаль орган реквизитлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International