Кулланучы әлифбасы: консервация өчен капкачларны ничек дөрес итеп сайларга

2022 елның 8 июле, җомга

Яшелчә һәм җиләк-җимеш сезоны җитә һәм кышка тәмле ризыклар әзерләргә яратучы һәр хуҗабикә дә консервлау өчен капкачлар сайлый. Консервация өчен капкачларны ничек дөрес сайларга һәм аларны сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә соң?

Кагыйдә буларак, консервация өчен иң гадәти һәм ышанычлы тара - пыяла банка. Аның өчен дә төрле капкачлар бар – калай СКО капкач, Твист-оффка борып ябыла торган капкачлар, пластик капкачлар, капрон капкачлар, шулай ук вакуум камкачлар. Консервация бозылмасын һәм шартламасын өчен, капкачны ничек сайларга һәм нәрсәгә игътибар итәргә соң?

«СКО» калай капкачлары. Бу капкачлар һәркемгә таныш. Түбән бәясе өчен аларга һәрвакыт ихтыяҗ зур. Бу капкачлар барлык пыяла банкаларга туры килә. Сатып алыр алдыннан аның эчке катламына игътибар итегез – сыйфатлы капкачта ул лакланган булырга тиеш. Әгәр сез акчаны янга калдырырга уйласагыз, сез әзерләнгән кайнатмаларда тимер тәмен булдыруга юл куясыз, мондый капкачлы эшләнмәләрне озак саклау организмның агулануына китерергә мөмкин. Капкачның сыйфатын тикшерү өчен аны  ацетонлы мамык дискы белән сөртеп карагыз. Сары яки яшел эзләр калса, банка эчендәге эшләнмә капкач белән реакциягә керәчәк дигән сүз һәм ул продуктны акрынлап агуга әйләндерәчәк.

Калай капкачларны запас белән күпләп сатып алмагыз. Капкачларның куллану вакыты – 3 ел.

«Твист-офф» капкачлары. Күп тапкыр куллану өчен практик һәм уңайлы капкачлар, бары бер таләп бар – алар резьбалы банкларга гына туры киләләр. Куллану алдыннан аны ышанычлылыгын тикшереп карагыз: банкага су салырга, капкачны ябарга һәм банканы әйләндерергә кирәк. Су агып чыкмаса, бу капкач ышанычлы дигән сүз. Әгәр су су агып чыкса - мондый капкачны кулланырга ярамый. Мондый ткапкачларның төп өстенлеге - арзан бәясе, капкач яба торган җиһаз кирәк түгел, банка ачылганнан соң аны тагын алга таба да кулланырга мөмкин. Шулай ук бу төр капкачның да эчендәге лак катламын тикшерү мәслихәт.

Полиэтилен (пластик) капкалар. Мондый капкачлар бер тапкыр кулланыла, аларны кайнар суга салалар һәм банкага кидерәләр. Мондый капкачлы банкаларны базда сакларга киңәш ителә. Кайнатмалар өчен юнҗ һәм куллануда уңайлы булган башка төр капкачларны табу икеле.

Консервацияләү өчен нинди капкачлар сайларга икрәклеген хәзер сез беләсез. Банкаларның ярыксыз, чатмаган булуына да игътибар итәргә кирәк.  

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Находка» кибете хезмәткәрләре белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кулланучыларның аң-белемнәрен арттыру максатыннан семинар үткәрде.

Чаралар үткәрү кысаларында хезмәткәрләр һәм кулланучылар игътибарына Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат җиткерелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре.

Кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулар килеп туган очракта мөрәҗәгать итү өчен координатлар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International