2022 елның 12 июлендә «Кулланучылар белемнәре нигезләре» кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Гөлназ Шакирова Кулланучылар хокукларын яклау турында законнар нигезләрен өйрәнү, алган белемнәрен практикада куллану һәм хокукый культураны формалаштыру максатыннан, Балтач районы 19 нчы номерлы Норма китапханәсендә «Кулланучылар белемнәре нигезләре» кысаларында төрле буын вәкилләренең кызыксынуларын үстерү максатыннан чыгып, чара үткәрде.
Чарада китапханә хезмәткәрләре актив катнашты, аның барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законының төп нигезләмәләре, башка норматив-хокукый актлар белән таныштылар; «кулланучы», «җитештерүче», «башкаручы», «сертификат», «яраклылык срогы», «гарантия срогы», «мораль зыян», «штраф», «сату-алу килешүе», «претензия», «иск» төшенчәләрен үзләштерделәр. Практикадан мисаллар китерелде. Каташучылар белгеч тарафыннан бирелгән мәгълүматны кызыксынып кабул иттеләр һәм чара ахырында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Чара ахырында барлык катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмат тупланган буклетлар таратылды, шулай ук уку залында Кулланучылар хокукларын яклау турында почмак булдырылды. Чарада катнашучылар үз рәхмәтләрен белдерделәр.