Буаның өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында очрашу узды

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты 2001 елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы шәфкать туташы республика хастаханәсе базасында оештырыла. Республика шәфкать туташлары хастаханәсе 1996 елдан бирле эшли һәм өлкән яшьтәге кешеләргә, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә медицина реабилитация хезмәтләре күрсәтә.

2008 елның 1 ноябреннән интернат-йорт Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе булып тора. Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт - өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар, өлешчә яки тулысынча үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан, сәламәтлеге буенча даими рәвештә кеше каравына, көнкүреш һәм медицина ярдәменә мохтаҗ булган стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе. Бүгенге көндә Буа интернат-йортында 120 кеше яши.

2022 елның 11 июлендә Корбан бәйрәме көннәрендә интернат-йортта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Гүзәл Гайнуллина һәм «Татмедиа» АҖ филиалы «Буа-информ» хәбәрчесе Әлфинур Йосыпова булдылар.

Очрашуның максаты - өлкән яшьтәге кешеләрне Россия дәүләтендә кулланучының хокукый статусы белән таныштыру, дөрес кулланучы тәрбияләү, көндәлек тормышта кулланучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен ничек яклавын күрсәтү. Аралашу җылы шартларда узды, интернат-йортта яшәүчеләр очрашуга бик шат булдылар, бик теләп аралаштылар һәм катнаштылар.

Чара ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре өлкәннәрне тәмле пироглар белән сыйладылар һәм тематик буклетлар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International