Кулланучы әлифбасы: җитешсезлекләре булган күлмәк сатып алганда нишләргә?

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Сезне сатып алынган яңа күлмәгегез белән котлыйбыз! Дәкин сатып алынган күлмәктә җитешсезлеклр ачыкланганда нишләргә?

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясы (алга таба – Закон) нигезендә, сатып алучы үз теләге белән түбәндәгеләрнең берсенә хокуклы:

күлмәкне шул ук маркадагы (шул ук модель һәм (яки) артикул) башка күлмәккә алышытруны;

сатып алу бәясен яңадан исәпләү белән башка маркадагы (модель, артикул) товарга алыштыруны;

сатып алу бәясен киметүне;

товарның җитешсезлекләрен кичекмәстән бетерүне яисә кулланучы яисә өченче зат тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын түләтүне;

сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә. Кулланучы сатучы таләбе буенча һәм аның хисабына кимчелекләре булган товарны кире кайтарырга тиеш.

Шул ук вакытта кулланучыда касса яки товар чегы яисә товарны сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы башка документ булмау аның таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарту өчен нигез булып тормый.

Законның 19 статьясы нигезендә кулланучы әлеге Законның 18 статьясында каралган, гарантия срогы яки яраклылык срогы дәвамында ачыкланган очракта, товарның җитешсезлекләренә карата сатучыга (җитештерүчегә, вәкаләтле оешмага яисә вәкаләтле шәхси эшкуарга, импортерга) карата таләпләр куярга хокуклы.

Гарантия сроклары яки яраклылык вакыты билгеләнмәгән товарларга карата кулланучы, товарларның җитешсезлекләре тиешле срокта, әмма аларны кулланучыга тапшырганнан соң ике ел эчендә, әгәр законда яки килешүдә озак вакытлар билгеләнмәгән булса, күрсәтелгән таләпләрне куярга хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International