Товарларны яки хезмәтләрне куллану ягыннан сайлап алуның мөһим критерие булып мәгълүмат тора. Кулланучы тулы һәм дөрес мәгълүматка ия булып кына, аның ихтыяҗларын һәм өметләрен тулысынча канәгатьләндерә торган товарны яки хезмәт күрсәтүне сайлый ала.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законы нигезендә, кулланучы өчен мәгълүмат бирү алгоритмы гына түгел, тапшырыла торган мәгълүматның дөрес һәм төгәл булырга тиешлеген дә күз алдында тота.
Шулай итеп, кулланучылар мәгълүматы, асылда, кулланучыга җиткерелергә тиешле мәҗбүри мәгълүматлар, хәбәрләр комплексы булып тора. Ялган мәгълүмат бирелгән очракта, яисә тиешенчә бирелмәгән очракта, гамәлдәге законнар нигезендә сатучыны, башкаручыны, җитештерүчене җаваплылыкка тарту зарур.
Шул уңайдан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Геннадий Шишков тарафыннан, кулланучылар хокукларын яклау турында Законның төп нигезләмәләрен аңлату һәм искә төшерү өчен, көнкүреш химиясен сатучы кибеттә семинар үткәрелде.
Шуны искәртергә кирәк, көнкүреш химиясе товарлары турында түбәндәге мәгълүмат мәҗбүри тәртиптә булырга тиеш:
* товарның исеме;
* җитештерүченең исеме һәм урнашу урыны (адресы);
* товарларның туры килү-килмәвен мәҗбүри раслау турында белешмәләр;
* товарның төп куллану үзенчәлекләре турында мәгълүматлар;
* товарны нәтиҗәле һәм куркынычсыз куллану кагыйдәләре һәм шартлары;
* яраклылык вакыты;
· составына керүче ингредиентларның исемлеге;
· техник таныклыкның датасы һәм номеры (төзелештә куллану өчен яраклылыгын раслау буенча мәҗбүри таләпләр билгеләнгән товарлар өчен);
· саклау шартлары (саклау шартларына карата мәҗбүри таләпләр билгеләнгән товарлар өчен);
* товарның бәясе.
Моннан тыш, товарда җитешсезлекләр табылганда кулланучылар белән конфликтлы ситуацияләрне карау мәсьәләләре кузгатылды, шулай ук сатучыларга кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын, ягъни судка кадәр тәртиптә куллану тәкъдим ителде.