«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә чираттагы очрашу узды: күзаллауларны киңәйтәбез

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре халык белән даими рәвештә очрашулар үткәрә һәм кулланучыларның белемен арттыра. Чираттагы очрашу «Изгелек» инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр белән узды. Яр Чаллы шәһәре, Тукай районы, Минзәлә, Актаныш муниципаль районнарында яшәүчеләрне, ял итүче үзәк белгечләрен 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 2300-1 номерлы РФ Законы белән таныштырдылар. Законның төп маддәләре аңлатылды. Шулай ук ял итүчеләрне «Кырым Республикасында, Алтай краенда, Краснодар краенда һәм Ставрополь краенда курорт инфраструктурасын үстерү буенча эксперимент үткәрү турында»гы Федераль закон белән дә таныштырдылар. Законда салым турында сүз бара, ул туристларның үз илебездәге курортларны сайлауга кагыла. Җыю суммасы урнаштыру объектында түләүченең булу вакытына, Россия Федерациясенең табигый дәвалау ресурслары, дәвалау-савыктыру урыннары һәм курортлары турындагы законнары нигезендә курортның әһәмиятенә, эксперимент территориясенә кергән муниципаль берәмлекләр территорияләренең урнашу урыннарына бәйле.

Курорт җыемын түләүдән азат ителгән гражданнар категорияләре түбәндгечә:

1) Советлар Союзы Герое, Россия Федерациясе Герое исемнәренә лаек булган һәм Дан орденының тулы кавалерлары булган затлар;

2) Социалистик Хезмәт Герое яисә Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеменә лаек булган яки Өченче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән затлар;

3) Бөек Ватан сугышында катнашучылар;

4) сугыш хәрәкәтләре ветераннары;

5) «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән затлар;

6) Бөек Ватан сугышы чорында эшләгән затлар;

7) сугыш инвалидлары;

10) I һәм II төркем инвалидлар;

11) аз керемле гаиләләр.

Белгечләр ял итүчеләрнең барлык сорауларына да «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Закон кысаларында квалификацияле җаваплар бирделәр. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үткәрелә торган очрашулар, танып-белү, лекцияләрдә алган белемнәре, кулланучылар буларак, аларның хокукларын бозуга бәйле проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә.

Алынган мәгълүмат файдалы булыр, ә белемнәр дөрес карар кабул итәргә булышыр дип өметләнәбез.

Очрашу ахырында чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән мәгълүмати буклетлар таратылды.

Ял итүчеләрне «кайнар линия» телефонының (71-43-03) эше белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International