Балаларга аңлаешлы формада «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Закон нигезләре турында сөйләделәр

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Азнакай районы территориясендә урнашкан «Татнефть» ГАҖ «Каенкай» балалар сәламәтләндерү лагеренда балаларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Закон нигезләре белән таныштыру максатыннан күчмә чара оештырылды. Укуларны Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнары территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты Розалия Хәсәншина Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Азнакай районы буенча Әлмәт территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Лилия Мурзина белән берлектә үткәрделәр.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча танып-белү лекцияләре үткәрелде, балаларга аңлаешлы рәвештә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Закон нигезләре турында сөйләделәр, кулланучылар хокукларын яклау буенча киңәшләр бирелде.

Очрашу ахырында барлык катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күпкырлы мәгълүмат тупланган белешмәлекләр, брошюралар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International