«Атмосфера» сәүдә үзәгендә хуҗалык итүче субъектлар өчен укулар үткәрелде

2022 елның 29 июле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Наталья Платонова хуҗалык итүче субъектлар өчен Лениногорск шәһәренең «Атмосфера» сәүдә үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча чираттагы укуларны үткәрде. Кулланучылар мөнәсәбәтләренең һәр ягы үз хокукларын белсә һәм үтәсә, кулланучылар хокукларын яклау турындагы Законнар сатып алучының таләпләрен ирекле канәгатьләндерү стадиясендә үк тулысынча хәл ителәчәк.

Әлеге очрашулар барышында бизнес-берләшмә хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законның төп таләпләре белән таныша алалар. Эшмәкәрләр кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре һәм 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International