2022 елның 28 июлендә «Татспиртпром» АҖнең «Усад спирт заводы» филиалында алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Дегустациядә джин нигезендә 11 джин һәм спиртлы эчемлекләр үрнәге бәяләнде. Республика, Россия һәм чит ил җитештерүчеләре продукциясе тәкъдим ителгән иде.
Үрнәкләр шәһәрнең сәүдә челтәрендә сатып алынган.
Дегустациягә тәкъдим ителгән продукциянең ваклап сату бәясе – 0,5 литр сыешлы шешә өчен 500 – 1930 сумга кадәр.
Дегустация комиссиясе әгъзалары 3 төркем - dry, pink һәм orange үрнәкләренең органолептик характеристикаларын югары бәяләделәр.