Күчмә кабул итүне шәһәрнең сәүдә объектларында оештырдылар

2022 елның 29 июле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар базары өлкәсендә эшчәнлек алып баручы эшкуарларның, кече һәм урта бизнес вәкилләренә түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү, хокукый белемнәрен арттыру максатларында, хуҗалык итүче субъектлар белән даими рәвештә очрашулар, әңгәмәләр, «түгәрәк өстәлләр» үткәрәләр.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зәй муниципаль районындагы Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Эльвира Милочкина һәм район Башкарма комитетының икътисад бүлеге әйдәп баручы белгече Татьяна Чернова сәүдә объектларында, сәүдә вәкилләре өчен дә, гражданнар өчен дә «күчмә кабул итү» үткәрделәр. Сораулар эшчәнлекнең төрле өлкәләренә кагылышлы иде.

Сәүдә вәкилләренә Россия Хөкүмәтенең 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән (һәм 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак) 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары, ваклап сату өлкәсендә хуҗалык итүче барлык субъектлар - шәхси эшкуарлар һәм юридик затлар тарафыннан куллану өчен мәҗбүри булган товарларны ваклап сату кагыйдәләрен кертте, дип искә төшерделәр.

Кулланучылар тарафыннан азык-төлеккә бәяләр билгеләү, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, көнкүреш техникасы һәм кәрәзле телефоннар сатып алу буенча сораулар күбрәк булды. Белгечләр тарафыннан гамәлдәге законнарга нигезләнеп аңлатмалар бирелде, һәр конкрет ситуациядә ничек эшләргә, сатучыга язмача претензияне ничек әзерләргә кирәклеге аңлатылды. Барлык катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белешмәлекләр, брошюралар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International