Сатучыларга кагыйдәләр аңлатылды

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина «МК Звениговский» ҖЧҖ (Арча шәһәре) «Звениговский» сәүдә объекты сатучылары өчен семинар-укулар үткәрде. Әлеге сәүдә объекты үзе җитештергән ит продукциясен сата.

Очрашу әңгәмә формасында узды, анда кулланучыларга претензияләр белдерү ысуллары һәм тәртибенә, конфликтлы хәлләрне караганда якларның хокуклары һәм бурычларына кагылышлы мәсьәләләр актив тикшерелде. Сатучыларга сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыру кагыйдәләре, сатучы, товарлар турында, аларны дөрес итеп сайлап алуны тәэмин итүче мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булуы, расланган товарларны сату кагыйдәләре турында аңлатылды. Сатучыларның аерым игътибары сатыла торган товарларның яраклылык срокларын контрольдә тотуны көчәйтүгә һәм товарларны саклау шартларын үтәүгә юнәлтелде.

Чара ахырында барысына да кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә файдалы мәгълүмат белән буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International