Радужный сәүдә үзәгендә профилактик чара уздырдылар

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре атнаның һәр пәнҗешәмбесендә кулланучылар, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар өчен профилактик чара үткәрә. Әлеге чараларда катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре, 2020 елның 31 декабрендәге РФ "Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, кулланучының мондый товарны ремонтлау яки алыштыру чорында, аңа шул ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны түләүсез бирү турында таләбе кагылмый торган озак вакытлы кулланылыштагы товарлар исемлеген һәм тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеген раслау турында" гы 2463 номерлы Хөкүмәте карары аңлатылды.

Узган пәнҗешәмбедә дә белгечләр Яр Чаллы шәһәренең сәүдә үзәкләренең берсенә чыгып киттеләр.

Профилактик эш Күн - галантерея һәм аяк киеме сату буенча махсуслашкан сәүдә ноктасында алып барылды. Әлеге очрашу сыйфатлы пляж сумкасын һәм баш киемен сайлау мәсьәләләренә багышланган иде.

Чарада катнашучыларның барысына да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының чираттагы саны таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International