Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Казан шәһәре Башкарма комитеты белгече белән берлектә Казан шәһәрендә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә гражданнарны кабул итте.
КФҮтә дежур торулар, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарга консультацияләр бирү, халыкның хокукый аң-белемнәрен арттыру һәм кулланучылар хокукларын бозу очракларын киметү максатыннан чыгып, килешенгән графиклар буенча уза.
Чара барышында куллану законнары нигезләре, претензияне бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару, эшләрне башкару (хезмәтләр күрсәтү) вакыты бозылганда гамәлләр тәртибе һ.б. аңлатылды, шулай ук әңгәмә барышында килеп туган мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат булган түләүсез басма продукция тәкъдим ителде.