Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре Чаллы шәһәре һәм Тукай районы хезмәт ветераннары өчен пансионат белән тыгыз элемтәдә тора, әлеге пансионатта ял итүчеләргә даими рәвештә консультация ярдәме күрсәтә.
Җәй һәм эссе булуга карамастан, ял итүчеләр белгечләрне күрергә бик шат иделәр. Очрашу ял итүчеләр һәм белгечләр арасында турыдан-туры диалог формасында узды. Пансионатның йорт яны участогы беседкасында, агачлар һәм чәчәкләр арасында саф һавада үткәрелгән чара күңелле һәм нәтиҗәле узды. Ял итүчеләр белгечләр белән кулланучылар хокукларын яклау темасына аралашты, көн кадагына суга торган сораулар бирде. Чарада катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законының төп маддәләре, претензия хаты төзү тәртибе аңлатылды. Ачыклык өчен практикадан мисаллар китерелде.
Барлык сорауларга да белгечләр компетентлы җаваплар бирделәр. Барысына да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән мәгълүмати белешмәлекләр тәкъдим ителде.
Очрашу ахырында белгечләр ял итүчеләргә нык сәламәтлек, кояшлы җәй теләделәр һәм истәлеккә фотолар ясадылар.