«Грамоталы кулланучы» акциясе үткәрелде

2022 елның 5 августы, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең «Радужный» сәүдә үзәге районында «Грамоталы кулланучы» акциясе үткәрде. Сәүдә үзәгенә килүчеләргә кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар өләшенде: «Тиешле сыйфатлы товарны алыштыру һәм кире кайтару хокукы», «Түләүле медицина хезмәтләре күрсәткәндә кулланучы хокуклары», «Кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары», шулай ук «Телефон сатып алганда кулланучылар хокуклары», «Аяк киемен сатып алганда кулланучы хокуклары» дип исемләнгән татар телендәге буклетлар таратылды. Буклетлар информатив, тар юнәлешле, бу кулланучыга үз хокукларын яклау өлкәсендә үзен кызыксындырган сорау буенча тиз арада җавап алырга һәм куелган бурычны нәтиҗәле хәл итәргә, үз хокукларын якларга мөмкинлек бирә.

Мондый чараларның максаты  - халыкның кулланучылар белеимен арттыру. Шәһәр халкы һәм кунаклары акциядә бик теләп катнаштылар, кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларга квалификацияле җаваплар алу һәм Чаллы территориаль органының Кайнар линия эше турында мәгълүмат алу мөмкинлегенә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International