Алган белемнәрне реаль тормышта файдаланырга өйрәтәбез

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

2022 елның 8 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Арча шәһәренең мәдәният һәм ял паркында булды. Г. Тукай исемендәге паркта кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чара оештырылды һәм үткәрелде. Чара халыкның кулланучылар белемен арттыруга юнәлдерелгән иде. Чөнки барлык гражданнарга да алган белемнәрен реаль тормышта файдаланырга өйрәнергә кирәк.

Паркта ял итүчеләр арасында өлкәннәр һәм балалар, шул исәптән республикабызның төрле районнарыннан килгән кунаклар да бар иде. Тыңлаучыларга территориаль орган турында мәгълүмат җиткерелде, сыйфатсыз товар сатып алганда, сыйфатсыз товарны алыштырганда, тиешле сыйфатлы товарны алмаштырганда кулланучы гамәлләре алгоритмы аңлатылды, шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча Олимпиада турында мәгълүмат бирелде.

Тема катлаулы булуга карамастан, кулланучылар белем алуга бик теләп кушылдылар. Бу, барыннан да элек, диалогта чагылыш тапты. Чара дустанә атмосферада үтте. Алынган белемнәрне ныгыту өчен территориаль органның контакт мәгълүматлары, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белешмәлекләр, буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International