Кулланучы почмагы: барысы да бал турында

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Балны, билгеле булганча, умарта кортлары үсемлекләр нектарыннан җитештерәләр. Кайчагында бал өлгермәгән була. Мондый продуктта бик күп дым һәм ул шуңа күрә тиз зчеп чыгат. Өлгермәгән балның саклаганда ике катлам барлыкка килә: аскы өлеше кристаллана к, ә югары өлеше – сиропка охшаш. Өлгермәгән балны сату өчен, намуссыз умартачылар аны 80 градуска  кадәр җылыталар. Мондый бал азык-төлек катнашмасына әверелә һәм барлык файдалы матдәләрен, шул исәптән төп фермент – диастазын югалта.

Балның натуральлеге диастаз саны буенча билгеләнә, аны белгечләр генә билгели ала, тик балдагы диастазның булу-булмавын үзлектән дә ачыкларга мөмкин.

Аның тышкы һәм тәм билгеләре балның турыдан-туры сыйфаты сынамышларына хезмәт итә ала. Табигый продукт бер төрле, сусыз, тәмсез булырга тиеш, Тамакта җиңелчә кытыклау уятырга тиеш. Шулай ук сыек балның, гадәттә, бер айдан соң кристаллашуын да белергә кирәк - бу анда глюкозаның күп булуы турында сөйли. Шуңа күрә кыш уртасында сатуда үтә күренмәле бал очратасыз икән, сезгә, мөгаен, аның яныннан узып китәргә кирәктер. Сүз уңаенда, балның шикәрләнүе файдалы үзлекләргә йогынты ясамый. Тик әгәр сез үтәкүренмәле сыек бал яратасыз икән, шикәрләнгән продуктны су мунчасында 40 градуска кадәр температурада җылытырга кирәк. Балны кайнатмагыз, чөнки барлык файдалы матдәләрдән мәхрүм итәчәксез.

Белгечләр бик зур ассортиментта бал сатучыларга ышанырга киңәш итми. Ышанучан сатып алучыны җәлеп итәргә теләгән сатучыларның бик еш кына облепиха, гөлҗимеш балы кебек төрләре барлыкка килә, ләкин шуны белегез,  бу үсемлекләр нектар бирми.

Балның билгеле бер сорты артыннан куарга кирәкми. Беренчедән, балның төрле сортларының шифалы үзлекләре бер-берсеннән аз гына аерыла, икенчедән, теге яки бу сортның чынлыгына инану дөрес түгел.

Азакта шуны да әйтергә кирәк, балны очраклы сатучылардан сатып алырга киңәш ителми. Кибетләрдә бал сатып алганда, сәнәгать төргәгендә урнаштырылган мәгълүматны өйрәнегез. Тәҗрибәле умартачылардан сатып алганда, сатучы балы турында сорашыгыз, ул сезгә товарның төргәгенә караганда күбрәк сөйләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International