Арча районы Апаз авыл җирлегендә очрашу узды

2022 елның 12 августы, җомга

2022 елның 11 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина катнашында Арча муниципаль районы Апаз авылында гражданнарны күчмә кабул итү булды.

Күчмә кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында һәм мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр аша хәбәр ителде.

Техник яктан катлаулы товарлар сатып алганда кулланучы таләпләрен канәгатьләндерүдән, хезмәтләрне көчләп тагудан баш тарту, товарларны ремонтлау һәм экспертиза ясау сроклары һәм башкалар турында сораулар килде. Тормыштагы проблемалы ситуацияләр һәм закон ягыннан алардан чыгу юллары тикшерелде. Кулланучылар базары өлкәсендә аеруча мөһим һәм социаль әһәмияткә ия мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде. Өстәмә рәвештә «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының эш принцибы аңлатылды: порталда ничек дөрес теркәлергә, нинди категорияләр буенча хәбәрнамәләр җибәрелә һ. б.

Чараның һәр катнашучысына кулланучылар белемен киңәйтү өчен «Кулланучылар өчен белешмәлек» буклетлары, бүлек реквизитлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International