2022 елның 12 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Олы Колга авыл җирлегендә яшәүчеләрнең кулланучылар белемен арттыруга юнәлдерелгән чара кысаларында гражданнарны шәхсән кабул итте.
Чара үткәрү дәвамында сүз товарлар һәм сатучы турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат тапшырылырга тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы, ышанычлы үлчәү җиһазлары булу кирәклеге турында да барды.
Халыкка сыйфатсыз товарлар сатып алу һәм хезмәтләр күрсәткәндә җитешсезлекләрне ачыклау белән бәйле сорауларга җаваплар бирелде. Моннан тыш, кулланучы тарафыннан товарларның җитешсезлекләренә карата таләпләр кую сроклары, сыйфатлы товарны алыштыру тәртибе һәм башкалар аңлатылды.
Чара барышында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары, төрле мәгълүмат тупланган товарлар һәм хезмәтләр турында брошюралар һәм буклетлар таратылды.