Мөслим авылында яшәүчеләр белән очрашу узды

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты катнашында Мөслим һәм Бахта авылларында яшәүчеләр белән очрашу үткәрде. Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату. Шунда ук авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-укулар да үткәрелде.

Чара башында территориаль орган начальнигы җыелучыларга быел «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы кабул ителүгә утыз ел һәм «2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү»программасына ун ел тулу турында мәгълүмат җиткерде. Кыскача Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең республика кулланучылар базарында эшчәнлеге турында сөйләделәр.

Авыл халкы белән очрашуда кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы кайбер мәсьәләләрне карадылар.

Мәсәлән, куелан тәрәзәләрдә җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучылар хокукларын аңлаттылар. Сатучы үз таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарткан вәзгыятьне карадылар, шулай ук гарантия срогы дәвамында сатучыга суыткыч камерасын ремонтлауга китерү мәсьәләсе буенча кулланучыга киңәшләр бирделәр.

Гражданнарны кабул итү барышында, Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән беррәттән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган башка мәсьәләләр дә каралды.

Семинар-укулар барышында Башкарма комитет хезмәткәрләре белән «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль закон нормаларын карадылар.

Чара барышында кулланучыларга «Вестник потребителя Татарстана» газетасы номерлары һәм буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International