Әлмәт шәһәрендә биш инвалидлар иҗтимагый оешмасы эшли: Әлмәт районы инвалидлар оешмасы, шәһәрнең начар ишетүчеләр җәмгыяте, сукырлар җәмгыяте, Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республика иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлекчәсе, «Союз «Чернобыль» инвалидлар республика иҗтимагый оешмасының Әлмәт районы бүлекчәсе.
Районда ике укыту-җитештерү предприятиесе эшли: Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте (ВОИ), Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте («Юго-Восток»РПП ҖЧҖ).
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Әлмәт районы инвалидлар җәмгыятенең укыту-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖнең инвалидлар хезмәт куя торган бер филиалында кизү тору үткәрделәр. Авыру булуларына карамастан, алар актив тормыш позициясе алып баралар, газеталар укыйлар, үз хокуклары белән кызыксыналар.
Катнашучыларга кулланучылар хокукларының 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән яклануы турында сөйләделәр. Әйтик, чәчтарашханәдә хезмәт күрсәтү уңышсыз килеп чыкса, ничек эшләргә кирәклеге турында киңәшләр бирделәр; аяк киеме яки кием-салым күләме буенча туры килмәгән очракта үзеңне ничек тотарга; товарда дефект булса, кая мөрәҗәгать итәргә; сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны нинди срокта кире кайтарырга була, дигән сорауларга аңлатмалар алдылар.