Нурлат районының «Заречный» балалар лагеренда профилактик чара үткәрелде

2022 елның 19 августы, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Нурлат территориаль органы белгече белән берлектә, Татарстан Республикасы Нурлат районының Заречный бистәсендә урнашкан «Заречный» балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр белән очрашу үткәрде. Лагерь Зур Чирмешән елгасы буенда урман зонасының матур урыннарында урнашкан. Чарада 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге алтмышлап бала катнашты.

Чара барышында территориаль орган хезмәткәрләре балаларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау институтының барлыкка килү тарихы, кулланучылар базарында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең роле һәм быел «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы кабул ителүгә утыз ел тулу турында үтемле итеп сөйләделәр. Өлкән сыйныф укучыларына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе патронажы астында үткәрелә торган кулланучылар хокукларын яклау буенча Олимпиада турында искә төшерделәр һәм анда актив катнашырга тәкъдим иттеләр.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы балаларга алкоголь һәм тәмәке куллануның зыяны турында сөйләде. Ул сәламәтлек өчен куркыныч матдәләр кулланганда яшь һәм үсеп килүче организмга китерелә торган зыянның масштабы турында конкрет мисаллар китерде.

Роспотребнадзорның ТР буенча Нурлат территориаль бүлеге белгече чара барышында ял итүчеләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды. Укучыларга актив ял алып барырга, сәламәт һәм файдалы ризык ашарга киңәш ителде.

Очрашу барышында контрольлек итүче органнар белгечләре кулланучылар хокукларын яклау буенча сорауларга җавап бирделәр. Чара кулланучылар хокуклары турында белемнәрне формалаштыруга һәм укучылар арасында белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International